27 сентябрьдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча стажировка мәйданчыгында катнаштылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшелчә һәм җиләк-җимеш кисү сәнгатенең нигезләрен өйрәнәләр. Бу юлы хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич җитәкчелегендәге «Во саду ли, в огороде» түгәрәгендә катнашучылар фигуралы рәвештә ташкабак кисәргә өйрәнделәр.
«Күпкырлы тынлык» – Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортындагы мәгълүмат сәгатен шулай атадылар. Чараны Халыкара саңгыраулар көненә багышладылар.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты мастеры Анатолий Пименов Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларының социаль хезмәт алучылары арасында «Безнең төбәк осталары» республика конкурс-фестивалендә җиңүче булды.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә микротернәкләндерү үзәген төзү буенча «Яңа офыклар» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Анда инвалид балалары булган гаиләләр катнаша.
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм бүген һәр битараф булмаган кеше өчен өстенлекле. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү максатыннан Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге аларга социаль хезмәт күрсәтә.
30 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар «Цифрлы сәяхәт» чарасында катнаштылар. Ул Россиядә Интернет көненә багышланган иде.
Шушы көннәрдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы хатын-кызлар консультациясе ярдәмендә булачак әниләр белән дәрес үткәрде.
Яр Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге үзәк шәһәр китапханәсендә «Минем гаиләм» мастер-классы узды. Россиядә Гаилә елына багышланган чарада «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар катнашты.
Россия Федерациясе субъектларында гражданнар тормышы өчен сыйфатлы мохит булдыру максатыннан тикшеренү үткәрелә.