«Опека» үзәге белгечләре хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрьдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча стажировка мәйданчыгында катнаштылар. Чара Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге базасында узды. Стажировка мәйданчыгының темасы – «Үз-үзең булып калырга» проектын гамәлгә ашыру».

Белгечләр үзәкнең ничек яшәвен күрә алдылар, хезмәттәшләре белән тупланган эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Һәркем стажировка мәйданчыгында катнашу турында сертификат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International