Максатлар һәм бурычлар

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – Министрлык) Татарстан Республикасы Президентының 2007 ел 14 июнь «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгын булдыру турында» №ПУ-306 Указы нигезендә булдырылган һәм ТР Министрлар Кабинетының № 388 «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мәсьәләләре» Карары нигезендә гамәлдә ашырыла.

Министрлыкның максаты – тормыш дәрәҗәсенең югары стандартларын һәм социаль иминлеген тәэмин итү, аеруча яклауга мохтаҗ халыкка арзан һәм сыйфатлы социаль хезмәт күрсәтү аша социаль яклауны көчәйтү.

Министрлыкның төп бурычлары – социаль программаларны стратегик планлаштыру, эшләү һәм гамәлгә ашыру, социаль инфраструктураны үстерү юлы белән дәүләт сәясәтен һәм дәүләт идарәсен тормышка ашыру һәм камилләштерү.

Министрлык тарафыннан 3 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла:

– Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының карары белән расланган "2014-2025 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү" дәүләт программасы;

– Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының карары белән расланган “2014-2025 елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү” дәүләт программасы;

– “2019 – 2025 елларга Татарстан Республикасына чит илләрдә яшәүче ватандашларны күчерүдә ярдәм итү” дәүләт программасы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International