Алабуга остасы «Безнең төбәк осталары» республика конкурсында җиңү яулады

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты мастеры Анатолий Пименов Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларының социаль хезмәт алучылары арасында «Безнең төбәк осталары» республика конкурс-фестивалендә җиңүче булды.

«Кол Шәриф мәчете» картинасы «Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә I урынны алды. Конкурста җиңүчеләрне Кайбыч районында узган Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасында хөрмәтләделәр.

«Көмеш» яшьтәге кайбычлыларны һәм конкурста катнашучыларны зирәклек һәм игелек бәйрәме белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева котладылар. Алар конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International