ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Ишетми торган кешеләр очраша торган проблемалар турында күзаллау формалаштыру максатыннан, Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ишарәләр телендә «Шалкан» әкиятен карау оештырылды. Чара Халыкара саңгыраулар көненә багышланган иде.

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар өчен Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды.

Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Котлау открыткасы» дигән акция уздырдылар. Өйдә социаль хезмәт алучыларны матур бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, җылылык, бәхет һәм иминлек теләделәр.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

1 октябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында чара узды. Көндезге тору бүлегенә килүчеләр ламинатор белән таныштылар.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Шәхси мәгълүматларны яклау турында» темасына дәрес үткәрделәр. Чара компьютер белеме дәрәҗәсен арттыруга һәм төрле киберянаулардан саклану ысуллары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.

Яр Чаллыдагы «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сезнең алтын яшегез» концерты булып узды. Социаль хезмәтләр алучылар алдында концерт программасы белән филармония артистлары Нурислам Яхин һәм Миләүшә Фазылҗанова чыгыш ясадылар.

Халыкара өлкәннәр көне – буыннар дәвамчанлыгы, өлкән яшьтәге кешеләрнең хезмәте, тәҗрибәсе һәм зирәклеге кыйммәте турында искә төшерергә тиешле үзенчәлекле көн.


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру кысаларында 28 сентябрьдә Казанның сәүдә мәйданчыкларында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган вакансияләр ярминкәләре узды.

27 сентябрьдә Олы Кайбыч авылында Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларының социаль хезмәтләрен алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» конкурс-фестиваленә йомгак ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International