Социаль хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре турында кайгырта

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм бүген һәр битараф булмаган кеше өчен өстенлекле. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү максатыннан Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге аларга социаль хезмәт күрсәтә.

Бүгенге көндә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның 12 гаилә әгъзасы тора. Социаль хезмәткәрләр аларга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтәләр, хастаханәгә һәм башка учреждениеләргә озаталар.

Ева һәм Маргарита Щербаковалар МХОда һәлак булган татарстанлының якын кешеләре. Аларны социаль хезмәткәр Ираида Кузнецова карый. Ул социаль-көнкүреш хезмәтләрен генә күрсәтеп калмый, ремонт эшләрен дә оештыра, чит оешмаларны да җәлеп итә.

Сентябрьдә социаль хезмәт алучыларның туган көннәре булды. Социаль хезмәткәр аларга өстәл әзерләде, чәчәкләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International