30 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар «Цифрлы сәяхәт» чарасында катнаштылар. Ул Россиядә Интернет көненә багышланган иде.
Чараның максаты: дистанцион мошенниклыкны булдырмау, компьютер белемен арттыру.
Дәрестә Интернетның уңай һәм тискәре яклары, мошенниклар схемалары турында фикер алыштылар. Чарада катнашучылар киберкиңлек, электрон банкинг, киберкуркынычсызлык, киберкуркыныч, кибербуллинг һәм фишинг нәрсә икәнен белделәр. Дәрес азагында социаль хезмәт алучылар онлайн-уеннар уйнадылар: пазллар, шахмат һәм шашка.
Компьютер классында дәресләр хәтерне, фикерләүне, күзаллауны яхшырта, дөньяга карашны киңәйтә.
Чарада дүрт кеше катнашты.