Яр Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге үзәк шәһәр китапханәсендә «Минем гаиләм» мастер-классы узды. Россиядә Гаилә елына багышланган чарада «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар катнашты.
Китапханәчеләр Елена Первунина һәм Диана Комарова проектның асылын сөйләделәр һәм һәр эш шәхси гаиләне һәм аның үзенчәлекләрен чагылдырачак, дип аңлаттылар. Чарада катнашучылар үзләренең гаилә традицияләре, кыйммәтләре турында уйландылар. Үзләренең балачак хатирәләренә һәм гаилә традицияләренә чумып, яшьләр гаилә альбомын ясау буенча иҗади процесска кушылдылар.
Шулай ук китапханә кунаклары Владимир Кондратенконың «Иҗат белән ләззәтләнү» шәхси күргәзмәсе белән таныштылар.