Татарстанлылар сораштыруда катнашырга чакырыла

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе субъектларында гражданнар тормышы өчен сыйфатлы мохит булдыру максатыннан тикшеренү үткәрелә.

https://clck.ru/3DP6Qj: тикшеренүдә катнашуга Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән һәм (яисә) инвалидлыгы булган 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр чакырыла.

https://clck.ru/3DNYQ6 – инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең туганнары өчен сораштыруга сылтама.

https://clck.ru/3DNRSE – мәшгульлек хезмәтендә учетка баскан кешеләр өчен сораштыруга сылтама. Тикшеренүдә катнашырга 18 яшьтән өлкәнрәк, белем алганнан соң соңгы ел дәвамында яисә алдагы эш урыныннан китү сәбәпле эш эзләгән татарстанлылар чакырыла.

https://clck.ru/3DP9aU – соңгы ел дәвамында социаль хезмәтләр алуны сорап мөрәҗәгать иткән 18 яшьтән өлкәнрәк Татарстан Республикасы халкы өчен сораштыруга сылтама.

https://clck.ru/3DPCwW – өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар өчен сораштыруга сылтама.

Анкета тутыру 15 минут чамасы вакыт алачак.

Җавапларның анонимлыгы һәм конфиденциальлеге гарантияләнә. Алынган мәгълүматлар гомумиләштерелгән рәвештә генә анализланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International