Югары Ослан интернат-йортында Халыкара саңгыраулар көненә багышланган чара узды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

«Күпкырлы тынлык» – Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортындагы мәгълүмат сәгатен шулай атадылар. Чараны Халыкара саңгыраулар көненә багышладылар.

Хезмәт буенча инструктор Светлана Мазуркевич бу датаның тарихы һәм традицияләре турында сөйләде. Социаль хезмәтләр алучыларның күбесенең ишетү белән проблемалары бар, шуңа күрә әңгәмә темасы аларга бик якын иде. Барысын да ишарәләр теле аеруча кызыксындырды. Җыелганнар бик күп яңа нәрсәләр белделәр.

Светлана Лазуркевич сүзләренчә, мондый чаралар актив тормыш позициясенә юнәлтә, тирә-юньдәгеләрне кайгыртырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International