Россиядә Гаилә елы кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәге белгечләре һәм Баулы районының Татар Томбарлысы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре гаилә чарасы үткәрделәр.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында социаль хезмәт алучы белән көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрде.
Махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар сафында Урыссудан Алексей К. да бар. 2023 елның сентябрендә ул контракт төзи һәм хезмәткә итә башлый. Хезмәт вакытында Алексей контузия алган, ә күптән түгел аны бүләккә – Батырлык орденына тәкъдим иткәннәр.
Арча районындагы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Россиядә Гаилә елы кысаларында актив эш алып бара. Һәр айның соңгы сишәмбесендә учреждениедә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәрелә, аларга район хакимияте, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау һәм башка ведомство вәкилләре чакырыла.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм партиясен тапшырдылар. Окоп шәмнәре өчен әзерлекләр «Мебель фабрикасы» микрорайонының территориаль иҗтимагый советына тапшырылды, аның бинасында «Чистай – фронтка» волонтерлар хәрәкәте урнашкан.
Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге һәм «Без бергә» волонтерлык үзәге чираттагы «Өйдән җылылык, балалар кулларыннан җылылык белән» акциясен оештырдылар. Акциянең асылы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюда.
25 сентябрьдә Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты базасында «Гаилә конференциясе торгызу методы буларак» стажировка мәйданчыгы кысаларында семинар-практикум оештырылды. Чарага Казан шәһәре, Минзәлә, Сарман һәм Аксубай районнары белгечләре килде.
«Сандугач» ХФ һәм «НУР» хатын-кызлар инициативалары ассоциациясе оештырган үзенчәлекле балалар өчен «Һәркемдә кояш» II Республика фестивале нәтиҗәләре буенча Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Эвелина Шәрипова «Вокал» номинациясендә җиңүче булды.
Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Мин – тылсымчы» конкурсына йомгак ясалды. Ул инде 15 ел рәттән үткәрелә. Конкурсны оештыручы – «Постройка+» журналы җитәкчесе Марина Власова.
Патриотик аң дәрәҗәсен күтәрү, социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнарның иҗади сәләтләрен үстерү, туган як турындагы белемнәрне системалаштыру максатларында Министрлык «Минем Ватаным – Татарстан» дигән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрә.