Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшелчә һәм җиләк-җимеш кисү сәнгатенең нигезләрен өйрәнәләр. Бу юлы хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич җитәкчелегендәге «Во саду ли, в огороде» түгәрәгендә катнашучылар фигуралы рәвештә ташкабак кисәргә өйрәнделәр. Иң актив бакчачылар аннан кит ясарга булдылар. Моның өчен башта туры килгән формадагы ташкабак сайладылар, гадәттәге пычак белән авызын билгеләнгән сызык буенча кистеләр, эчлеген алдылар, теш чистарткычлардан тешләр ясадылар. Нәтиҗәдә, шаккаткыч сөйкемле кит килеп чыкты, ул яшәүчеләргә бик күп шатлык китерде.
«Кул эшләре өчен без үзебезнең тәрбияләнүчеләр интернат бакчасында үзләре үстергән яшелчәләрне кулланабыз. Алар өчен үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен күрү мөһим. Мондый гадәти булмаган мастер-класслар яшәүчеләргә бик ошый, алар иҗатка кызыксынуны стимуллаштыра, фикерләүне һәм фантазияне үстерә, кулларның вак моторикасын торгызырга ярдәм итә», – ди Светлана Лазуркевич.
Киләчәктә интернат-йортта бу төр иҗат өчен махсус пычаклар сатып алырга ниятлиләр.