Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Дөнья белән игелек идарә итә!» акциясе оештырды.
Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучылар, социаль хезмәткәр Любовь Чернова җитәкчелегендә, атнага ике тапкыр мәдәният йортында җыелып, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы оекбашлар, перчаткалар бәйлиләр.
Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр өчен чара уздырдылар.
«Монда көтәләр» проекты кысаларында «Яңа гасыр» автоном хәйрия оешмасы качакларны һәм мәҗбүри күченүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларында яшәүче хатын-кызлар өчен тренинглар үткәрә. Чаралар гражданнарга психоэмоциональ ярдәм итүгә, киләчәктә уңышлы эшкә урнашу өчен киң спектрлы күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.
21 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү, шулай ук «Актив озын гомерлелек» проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Сунмәс ялкын» иҗат коллективы белән берлектә яңа гаиләдә яшәүче Искәндәр Габбас улын котладылар.
Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Кама Аланы интернат-йортында чираттагы тапкыр «Аҗаган» хәрби-патриотик уены узды. Социаль хезмәт алучылар белән кызыклы ярышлар 22 февральдә уздырылды.
«Игелекле туганлык – иң яхшы байлык» социаль практикасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли аш-су традицияләре белән танышу максатыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кулинария мастер-классы оештырылды. Игътибар үзәгендә бу юлы һәркем яраткан ризык, Май чабу символы коймак иде.
«Россия эше» порталында «Демография» илкүләм проекты кысаларында яңадан укытуга язылырга була. Татарстанлыларның республикада ихтыяҗ зур булган һөнәрләр буенча түләүсез уку һәм белем алу мөмкинлеге бар.
Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфаты турында мәгълүмат бирү максатыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү эше дәвам итә.
Кадрлар проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Айнур Мингарипов һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гүзәлия Керженцева очрашуы узды. Эшлекле очрашу барышында проектның чаралар планын гамәлгә ашыру, эш форматларын сайлау һәм кадрлар үзәге белән партиянең үзара хезмәттәшлеген җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.