«Демография» илкүләм проекты буенча яңадан укыту программасы: еш бирелә торган сорауларга җаваплар

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

«Россия эше» порталында «Демография» илкүләм проекты кысаларында яңадан укытуга язылырга була. Татарстанлыларның республикада ихтыяҗ зур булган һөнәрләр буенча түләүсез уку һәм белем алу мөмкинлеге бар.

Укуларга ничек язылырга?

«Россия эше» порталында заявка бирергә (https://trudvsem.ru/information-pages/support-employment/). Заявка биргәннән соң өч көн эчендә мәшгульлек үзәгендә һөнәри юнәлеш үтәргә һәм кирәкле документлар бирергә кирәк.

Уку алдыннан һөнәри юнәлеш нигә кирәк?

Профессиональ юнәлеш иң уңайлы белем бирү программасын сайларга ярдәм итәчәк. Эш эзләүченең шәхси сыйфатлары, мәнфәгатьләре, элек алынган белеме һәм тәҗрибәсе, шулай ук республиканың хезмәт базары ихтыяҗлары исәпкә алыначак. Димәк, гражданнар нәкъ менә аларга туры килә торган программа буенча, эш бирүчеләр өчен кирәкле һәм аларга ихтыяҗ булган белемнәр ала алачаклар.

Ерактан укып буламы?

Әйе. Мондый формат конкрет программа өчен каралган булса, укуларны көндезге һәм дистанцион рәвештә узарга мөмкин.

Булган курсларны һәм программаларны кайдан карарга?

«Россия эше» сайтында сылтама буенча: https://trudvsem.ru/educational-programs/.

Исемлектә бертөрле программалар бар. Дөресен ничек сайларга?

Бер үк юнәлеш буенча белем бирү программалары кандидатларның башлангыч белемнәре шартлары, программаның катлаулылыгы, укыту вакыты һәм формасы буенча аерылып торырга мөмкин. Эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре тиешле программаны сайларга ярдәм итәчәк. Нәкъ менә шуның өчен һөнәри юнәлеш кирәк тә инде.

Әгәр дә югары яки урта белем булмаса, уку мөмкинме?

Әйе, әлбәттә. Төп белем кирәк булмаган программалар бар.

Укулар күпме дәвам итә?

3 атнадан 3 айга кадәр – сайланган программага карап.

Уку өчен түләргә кирәкме?

Юк, уку бушлай.

Эшне өзмичә укып буламы?

Әйе. Читтән торып һәм дистанцион формада укып була торган бик күп программалар бар, алар буенча укыту эш белән бергә алып барылырга мөмкин.

Укулар узу эшкә урнашуда ярдәм итәме?

Әйе. Укулар алдыннан өч яклы яки ике яклы килешү төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International