Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр өчен чара уздырдылар.
Өлкән яшьтәге кешеләрне коймак һәм камыр ризыклары белән сыйладылар, аларга Май чабу бәйрәме турында мәкальләр, әйтемнәр сөйләделәр. Социаль хезмәт алучылар Май чабуны әти-әниләре, әби-бабаларының ничек каршы алулары, нинди гореф-гадәтләр, нинди йолалар үткәрелүе турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Социаль хезмәткәрләр өлкәннәр йортында бәйрәм атмосферасы тудырды.