21 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү, шулай ук «Актив озын гомерлелек» проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Сунмәс ялкын» иҗат коллективы белән берлектә яңа гаиләдә яшәүче Искәндәр Габбас улын котладылар.
Өлкән яшьтәге кеше кунакларны шатланып каршы алды. Чакырылган артистлар бәйрәм концертын күрсәттеләр, ә белгечләр конкурслар үткәрделәр. Котлаулар, сәламәтлек, бәхетле һәм якты көннәр теләкләре яңгырады.
Искәндәр Габбас улы хәрби хезмәт узу турындагы хатирәләре белән уртаклашты, күрсәткән игътибарлары өчен кунакларга рәхмәтен белдерде. Чара ахырында бөтен зур тату компания бәйрәм табыны артына җыелды.