Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Кама Аланы интернат-йортында чираттагы тапкыр «Аҗаган» хәрби-патриотик уены узды. Социаль хезмәт алучылар белән кызыклы ярышлар 22 февральдә уздырылды.
Уен бердәм һәм оешкан төстә үтте. Барлык командалар да этапларны бик лаеклы уздылар.
Соңыннан катнашучыларны тәмле ботка һәм кайнар компот көтә иде. Аларга шулай ук «СИБУР Холдинг» ГАҖ тапшырган татлы призлар бирелде.