Тәтеш районының өлкән яшьтәге ир-атлары балалардан открыткалар алды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Дөнья белән игелек идарә итә!» акциясе оештырды.

Балигъ булмаган балалар үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар. Аларны өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге ир-атларга тапшырдылар.

Мондый чаралар балаларда өлкәннәргә карата ихтирам, игътибар һәм кайгыртучанлык тәрбияли. Пенсионерлар балаларга игътибар һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International