ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Май чабу бәйрәме оештырылды. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында уздырылды.

27 февральдә Шәпше авылындагы 4 нче социаль участокта Биектау районы «Өмет» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече коллективны берләштерү өчен дәрес үткәрде. Чара Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча максатчан программа кысаларында оештырылды.

Буаның «Гармония» комплекслы үзәге белгече Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм өйдә социаль хезмәтләр алучы ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны котлауны оештырдылар.

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы узды. Аның максаты – балаларның рус солдаты турында күзаллауларын киңәйтү, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык җаваплылыгы хисе тәрбияләү.

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Халык Май чабуы–2023» дигән чара узды. Анда социаль хезмәт алучылар һәм көндезге төркемгә килүчеләр катнашты.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр бәйрәм чарасы уздырганнар. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Снайперлар», «Ныклы чикләвекләр», «Дошманның хәлен бетер», «Беренче ярдәм», «Хәрби карьера» кебек кызыклы уеннар әзерләнде.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен, актив гражданлык позициясен формалаштыру, әхлак һәм патриотлык тәрбияләү максатыннан, Спас районы чик буе гаскәрләре ветераннары белән очрашу оештырылды.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында, үз халкыңның мәдәни мирасына тарту максатыннан, социаль хезмәт алучылар өчен кышны озатуга багышланган массакүләм күңел ачу оештырылды.

Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Омск өлкәсе – укудан соң яшьләргә эшкә урнашу өчен иң уңайлы төбәкләр. Россия Федерациясе Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әнә шундый мәгълүматлар китерде.

22 февральдә Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Анда «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, Казан шәһәре Яңа Савин районының 110 нчы номерлы балалар бакчасы, «Казметрострой» АҖ ЖБИ заводы, «Метроэлектротранс» МУП, «Радиоприбор» АҖ һ. б. катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International