2023 елда социаль хезмәт күрсәтүнең 37 оешмасында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына бәйсез бәя биреләчәк

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфаты турында мәгълүмат бирү максатыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү эше дәвам итә.

2023 елда бәйсез бәя бирү 37 социаль хезмәт күрсәтү оешмасында планлаштырылган: картлар һәм инвалидлар өчен 26 интернат-йорт, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика социаль тернәкләндерү үзәге, билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен 2 социаль адаптация үзәге, 8 дәүләтнеке булмаган оешма. Бу бәйсез бәяләнергә тиешле социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының гомуми саныннан 27,4 % тәшкил итә. Шулай итеп, 2021 елдан 2023 елга кадәр Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының 100 % бәйсез рәвештә сыйфат бәясе белән колачланачак.

2022 елда сыйфатны бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтү оешмалары буенча гомуми уртача балл 97,8 тәшкил итте, бу хезмәт күрсәтү шартларының югары дәрәҗәсе турында сөйли.

Әгерҗе һәм Югары Ослан муниципаль районнарында бәяләү нәтиҗәләре буенча 2 комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге барлык биш күрсәткеч буенча да максималь күрсәткечләргә иреште (100 балл). Социаль хезмәт күрсәтүнең башка оешмалары тарафыннан бәйсез бәя бирү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү планнары эшләнә, алар 2023–2024 елларда гамәлгә ашырылачак.

Социаль хезмәт алучылар, аларның законлы вәкилләре bus.gov.ru сайтында социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәяләүдә катнаша алалар.

Бәяләүләрнең нәтиҗәләре республиканың социаль хезмәт күрсәтү оешмалары рейтингын формалаштырганда исәпкә алына. Гражданнар иң яхшыларны сайлап алу, оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту буенча күрелә торган чаралар турындагы мәгълүматны күзәтү мөмкинлеген ала.

Бәйсез бәяләү нәтиҗәләре, шул исәптән бәйсез бәяләү вакытында ачыкланган кимчелекләрне бетерү планнары ел саен bus.gov.ru сайтында һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында («Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү» бүлеге) урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International