Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучылар, социаль хезмәткәр Любовь Чернова җитәкчелегендә, атнага ике тапкыр мәдәният йортында җыелып, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы оекбашлар, перчаткалар бәйлиләр.
Чараның иң өлкән катнашучысына 82 яшь, ул башкаларны үзенең хезмәт сөючәнлеге, шаярулары белән мавыктыра, кайчагында аларга эштә ярдәм итүче җырлар башкара.
Инде ничәнче тапкыр «Гармония» үзәге сугышчыларга ярдәм җибәрде.