«Асылташ» социаль приютында Май чабу атнасы ничек узды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

«Игелекле туганлык – иң яхшы байлык» социаль практикасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли аш-су традицияләре белән танышу максатыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кулинария мастер-классы оештырылды. Игътибар үзәгендә бу юлы һәркем яраткан ризык, Май чабу символы коймак иде.

Тәҗрибәле педагог җитәкчелегендә балалар азык-төлек сайларга, камыр ясарга һәм дөрес итеп коймак пешерергә өйрәнделәр. Мастер-класс кунаклары да бу җаваплы эштә үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр – ата-аналар коймак пешерү серләре белән уртаклаштылар. Мондый уртак эш балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга сала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International