Балык Бистәсе районында «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектын тормышка ашыру башланды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Кадрлар проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Айнур Мингарипов һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гүзәлия Керженцева очрашуы узды. Эшлекле очрашу барышында проектның чаралар планын гамәлгә ашыру, эш форматларын сайлау һәм кадрлар үзәге белән партиянең үзара хезмәттәшлеген җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук районда Балык Бистәсе муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова катнашында киңәйтелгән форматта очрашу уздырылды. Март аена планлаштырылган чаралар исемлеген карадылар һәм фикер алыштылар. Чаралар арасында, мәсәлән, агротехник техникум студентлары белән очрашу да бар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын районның хезмәт базарындагы вәзгыять, мәшгульлек хезмәте программалары һәм хезмәтләре, техникум профиле буенча вакансияләр белән таныштырачаклар. Шулай ук яшьләр эш эзләү ысуллары, шул исәптән «Россия эше» порталы мөмкинлекләре турында беләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International