Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында бишенче урынны алды. Бу хакта РИА Новости үткәргән тикшеренүдә әйтелә.
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Татарстан Республикасында Коррекцион педагогика институты атналыгы кысаларында стратегик сессия узды. «Тигез мөмкинлекләр балачагы» сессиясенең икенче көне «Мәгариф һәм балалар тәрбияләү системасын үстерү проблемалары һәм перспективалары» түгәрәк өстәле форматында узды.
17-19 февральдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Юлия Лакеева һәм Ксения Воронцова Татарстан Республикасының иҗади эшче яшьләренең V слетында катнаштылар. Семинар-тренинг «Волга» яшьләр үзәгендә узды.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырышалар.
23 февральдән шалтыратулар 8-800-100-00-01 номеры буенча кабул ителә.
Бүген С. Сәйдәшев исемендәге концертлар залында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
Бүген 2022 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының гавами формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар булды. Мондый уртак чаралар республика министрлыклары һәм ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан беренче тапкыр үткәрелә.
2023 елның 23 февраленнән Гражданнар белән бәйләнешнең бердәм контакт-үзәгенә 8-800-100-00-01 номеры буенча шалтыратулар кабул ителәчәк.
Түбән Камада яшәүче Татьяна Рожинага 36 яшь, аның «Оешма менеджменты» һәм «Дәүләт сатып алулары белән идарә итү» белгечлекләре буенча ике югары белеме бар. Татьяна бу юнәлешләр буенча эшләмәгән, әмма тәҗрибәле кадрлар белгече булып тора.