2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россия флагы көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Әлеге дата 22 августта билгеләп үтелә.
12 июльдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә интеграцияләнгән «Яшел даруханә» дәресе үткәрде. «Безнең тирәдә һөнәрләр» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында тәрбияләнүчеләр фармацевт һөнәре белән таныштылар.
2023 елның 12 июлендә Бөек Ватан сугышының төп сугышларының берсе булган Курск сугышының 80 еллыгы билгеләп үтелә.
Россия почтасы көне уңаеннан Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков һәм социаль педагог Лилия Ещева мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән бергә Россия почтасы бүлекчәсендә булдылар.
Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге волонтерлары һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Ял итү эшчәнлегендә кулинария мәктәбе» технологиясе буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы чара уздырылды.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Эврика» мәдәни үзәге базасында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класс узды.
Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балигъ булмаганнарга хезмәт тәрбиясе бирүгә зур игътибар бирелә. Практик дәресләр балаларда тырышлык, дисциплиналылык, төгәллек тәрбияләүгә ярдәм итә.
Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тән энергиясе» дигән практик дәрес уздырылды. Сәламәтлек саклау технологияләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән чарада үзәк хезмәткәрләре һәм тернәкләнүчеләрнең әти-әниләре катнашты.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Венера Сәлманова социаль хезмәтләр алучылар өчен чишмәгә экскурсия оештырды. Өлкәннәр чишмәнең барлыкка килү тарихын кызыксынып тыңладылар, чишмә суын татып карадылар.