12 июльдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә интеграцияләнгән «Яшел даруханә» дәресе үткәрде. «Безнең тирәдә һөнәрләр» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында тәрбияләнүчеләр фармацевт һөнәре белән таныштылар.
Шулай ук балалар дару үсемлекләренең дәвалау үзлекләре, аларны җыю, киптерү, саклау һәм куллану кагыйдәләре турында белделәр.
Ахырда «Сәламәтлек кәрзине» коллектив аппликациясен ясадылар һәм алган белемнәрен ныгыттылар.