12 июль – Россия хәрби тарихының истәлекле датасы

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

2023 елның 12 июлендә Бөек Ватан сугышының төп сугышларының берсе булган Курск сугышының 80 еллыгы билгеләп үтелә.

Прохоров кыры янындагы танк сугышы совет сугышчыларының батырлыгын гәүдәләндерүче иң якты вакыйгаларның берсе була. Сугыш барышында ике танк армадасы очраша, гомумән алганда меңнән артык бронемашина. Авыр сугышлар нәтиҗәсендә совет гаскәрләре дошман һөҗүмен туктата алалар.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгына һәм фидакарьлегенә хөрмәт йөзеннән Белгород өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан «1943 елның 12 июлендә Прохоров сугышының 80 еллыгы истәлегенә» медале булдырыла. Россия көнендә, 12 июньдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә бу истәлекле медаль белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын – Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Курск сугышында катнашучыларны бүләкләделәр.

Бүген, Прохоров сугышының 80 еллыгы көнендә, илебез Бөек Ватан сугышы ветераннарына сугыш батырлыклары өчен рәхмәт белдерә, Бөек Җиңү хакына гомерләрен биреп, сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаганнарны искә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International