Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балигъ булмаганнарга хезмәт тәрбиясе бирүгә зур игътибар бирелә. Практик дәресләр балаларда тырышлык, дисциплиналылык, төгәллек тәрбияләүгә ярдәм итә.
10 июльдә балалар педагоглар белән бергә чәчәк түтәлләрен йомшарту белән шөгыльләнделәр. Өлкәннәр балаларны чүп үләннәрен утыртылган үсемлекләрдән аерырга, чәчәкләрне карарга, җирне йомшартырга өйрәтте. Аннары барысы бергә ял итү зонасында урнашкан бакча буасын чистарттылар.
Эш балаларга рәхәтлек китерде һәм ял итүнең яхшы ысулы булды.