Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Эврика» мәдәни үзәге базасында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класс узды.
Эш башланыр алдыннан педагог тәрбияләнүчеләрне халык һөнәрләре белән таныштырды, агачтан рәсем ясау сәнгатенең ысуллары һәм алымнары турында сөйләде. Иҗади эш барышында социаль хезмәтләр алучылар табигый материал белән гармония атмосферасына чумды, уникаль орнаментлы көнкүреш әйберләре ясарга өйрәнде. Агач белән эшләү аларга рәхәтлек китерде.
Чара тәрбияләнүчеләрнең иҗади фантазиясен үстерүгә, халык һөнәрләренә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә.