Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тән энергиясе» дигән практик дәрес уздырылды. Сәламәтлек саклау технологияләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән чарада үзәк хезмәткәрләре һәм тернәкләнүчеләрнең әти-әниләре катнашты.
Психолог, шәхси үсеш тренеры Ландыш Гавина тәнне ял иттерү һәм тынычлану хәленә кайтарырга ярдәм итүче гади алымнар күрсәтте. Психолог, тавыш һәм вокал терапевты, сәламәт яшәү рәвеше буенча консультант Екатерина Марамыгина организмның энергиясен һәм яшәү ресурсларын торгызу буенча тавыш практикалары белән уртаклашты.
Практикумда катнашучыларның барысы да кыйммәтле киңәшләр алдылар, өй шартларында физик һәм эмоциональ хәлне яхшыртырга, физик киеренкелекне, арыганлыкны, авыртуны бетерергә, тискәре эмоцияләрдән һәм кичерешләрдән азат булырга ярдәм итүче файдалы алымнар, күнегүләр белән таныштылар.