Алексеевск муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова сувенир ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.
Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча өлкәннәрне һәм учреждение хезмәткәрләрен эвакуацияләү буенча планлы өйрәнүләр узды.
Сентябрьдә республикада психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлар карамагындагылар арасында «Талантлар салават күпере» конкурс-фестивале узачак.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләре буенча төрле чикләүләр булган кешеләр тернәкләндерү уза. Социаль хезмәтләр алучыларның тернәкләнү курсы үтү мөмкинлеге бар, алар төрле медицина процедуралары алып, дәвалау физкультурасы, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнәләр, тоз бүлмәсендә, релаксация кабинетында ял итәләр.
Өлкән яшьтәге гражданнарга карата мошенниклык гамәлләрен булдырмау максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Данирә Гыйльфанова юрисконсульт Ксения Козлова белән берлектә «Акчаларны дистанцион урлауны профилактикалау» темасына консультация үткәрде.
Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, вакцинацияләү, өстәмә медицина тикшерүе, паллиатив медицина ярдәме күрсәтү һәм диспансер күзәтүе үткәрү өчен үзәк район хастаханәсенә китерүне дәвам итә. Мондый профилактик тикшерүләр сәламәтлекнең төрле патологияләрен иртә стадияләрдә ачыклый, бу актив озын гомерлелек чорын һәм өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәт гомер озынлыгын арттырырга ярдәм итә.
12 июльдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча берничә чара уздырылды.
13 июльдә «Смартека» платформасында «Сөйләүче шәһәр: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен радиомәгълүмат һәм тавыш ориентирлашу системасы» һәм «Чикләүләрсез киләчәк – инвалидларны укыту һәм эшкә урнаштыру проекты» практикалары презентациясе узды.
«Ярдәм кулы» клубы кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлы инвалидларны адаптацияләү буенча дәресләр үткәрелә.
11 июльдә Тәтеш районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрне социомәдәни эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Чикләрсез иҗат» проектын тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес узды.