Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Венера Сәлманова социаль хезмәтләр алучылар өчен чишмәгә экскурсия оештырды. Өлкәннәр чишмәнең барлыкка килү тарихын кызыксынып тыңладылар, чишмә суын татып карадылар.
Мондый файдалы һәм мавыктыргыч чара нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге кешеләр бик күп уңай тәэсирләр алдылар, ял иттеләр, саф урман һавасын суладылар һәм интернат-йортка күңелле, дәртле һәм энергияле булып кайттылар. Урман буйлап йөрү арыганлыктан котылу ысулы булып тора.
Шәфкать туташы әйтүенчә, табигать белән аралашу кәефкә уңай йогынты ясый, теләсә нинди стрессны җиңәргә ярдәм итә, нерв системасын тынычландыра, инвалидларны нәтиҗәле тернәкләндерүгә ярдәм итә.