«Кайгырту» социаль приютында һөнәри юнәлеш бирү чаралары уздырылды

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Россия почтасы көне уңаеннан Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков һәм социаль педагог Лилия Ещева мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән бергә Россия почтасы бүлекчәсендә булдылар.

Экскурсия барышында балалар бу өлкәдәге һөнәрләр белән таныштылар, почта җибәрүләрен эшкәртүнең барлык этаплары турында белделәр, махсус җиһазларның эшен күрделәр.

Мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән почта элемтәсе хезмәткәрләренең хезмәт үзенчәлекләре турында белемнәр формалаштыру буенча дәрес үткәрелде. Балалар почта эше турында танып белү видеоролигын карадылар, шулай ук аларга бу авыр, әмма кешеләр өчен бик мөһим һөнәрнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Мондый чаралар тәрбияләнүчеләргә төрле һөнәрләрдә ориентлашырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International