Буыннар тәҗрибәсен тапшырып

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге волонтерлары һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Ял итү эшчәнлегендә кулинария мәктәбе» технологиясе буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы чара уздырылды. Әбиләр, социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар бергә яраткан гаилә ризыкларын әзерләделәр. Чара өлкән яшьтәге гражданнарның иҗади активлыгын үстерү, аш-су белән шөгыльләнүгә кызыксынуны арттыру һәм гаилә рецептларын популярлаштыру максатларында уздырылды.

Өйдә социаль хезмәтләр алучылар камыр басты, коймак, пироглар пешерде. Мастер-класс яраткан ризыкларны татып карау һәм чәй эчү белән тәмамланды.

Өлкән яшьтәге гражданнар җан җылысы һәм яхшы кәеф алды, үсеп килүче буын белән тәҗрибә уртаклашты, шулай ук аш-суда яңалыклар турында белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International