Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россия флагы көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Әлеге дата 22 августта билгеләп үтелә.
Социаль хезмәтләр алучылар «Россия флагы турында 7 кызыклы факт» видеоролигын карадылар, Россия триколоры төсләренең һәм илнең төп дәүләт символларының мәгънәсен искә төшерделәр. Алар шулай ук җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр һәм халык биюләре биеделәр.
Чарада 25 кеше катнашты.