ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәр сайлау матрицасы» эш программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәтләрен алучылар өчен чәчәк кибетенә экскурсия оештырдылар.

Сентябрь башында Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр өчен СберБанк бүлекчәсенә мәгълүмати экскурсия оештырды. Чара халыктан акча урлауны профилактикалауга юнәлдерелгән иде.

Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә төрле технологияләр кулланыла. Алар гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итә.

Озак вакыт карау системасы кысаларында Буа районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде. Дәрес техник тернәкләндерү чараларына багышланган.

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә план буенча социаль хезмәткәрләр белән чираттагы төркемле дәрес уздырылды.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова һәм тәрбияче Венера Халикова «Экстремизм – җәмгыятькә куркыныч» дигән буклетлар әзерләү һәм тарату дәресе үткәрделәр.

7 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» үзәгендә катнашучылар Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында «Террорчылык: вакыйгалар һәм фактлар» видеопрезентациясен карадылар.

21 сентябрьдә Бөтендөнья Альцгеймер авыруы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Ел саен 1 сентябрьдә бөтендөнья тематик айлыгы башлана.

Теләче районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Әлфинә Фәхриева «Без террорчылыкка каршы!» акциясе үткәрде.


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуда халыкка мәгълүмат бирү мөһим роль уйный. 7 сентябрьдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре террорчылык актлары корбаннарын тагын бер кат искә төшерү, гражданнарга бу явызлыкка ничек грамоталы каршы торырга кирәклеге турында сөйләү өчен шәһәр урамнарына чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International