Лениногорск районы волонтерлары террорчылыкка каршы көрәштә хезмәттәшлекнең мөһимлеге турында белделәр

2023 елның 8 сентябре, җомга

7 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» үзәгендә катнашучылар Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында «Террорчылык: вакыйгалар һәм фактлар» видеопрезентациясен карадылар.

Волонтерлар террорчылыкка каршы көрәшкә шәхси өлеш кертү мөмкинлеге турында белделәр – сыйфатлы  хәбәрдарлык, үз иминлегеңә аңлы мөнәсәбәт һәм җәмгыятьтә үз ролеңне аңлау. Дәрес балигъ булмаганнарга яңа белемнәр алырга гына түгел, ә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International