Сентябрь башында Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр өчен СберБанк бүлекчәсенә мәгълүмати экскурсия оештырды. Чара халыктан акча урлауны профилактикалауга юнәлдерелгән иде.
Экскурсия вакытында яшь инвалидлар кешеләрнең ни өчен банкка килүләрен, анда нинди һөнәр ияләренең эшләвен, электрон чиратның нәрсә икәнен һәм аның ни өчен кирәклеген, банк карталарының бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торуын белделәр.
Банк җитәкчесе балаларга дистанцион алдаулар турында җентекләп сөйләде. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларга практик киңәшләр бирелде.
Чарада сигез кеше катнашты.