Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуда халыкка мәгълүмат бирү мөһим роль уйный. 7 сентябрьдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре террорчылык актлары корбаннарын тагын бер кат искә төшерү, гражданнарга бу явызлыкка ничек грамоталы каршы торырга кирәклеге турында сөйләү өчен шәһәр урамнарына чыктылар.
Белгечләр террорчылык актлары янаганда эш итү алгоритмы турында сөйләде. Узып баручыларга тематик буклетлар тапшырылды.
Акциядә 39 граждан катнашты.