Озак вакыт карау системасы кысаларында Буа районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде. Дәрес техник тернәкләндерү чараларына багышланган.
Программада катнашучы – тез, бот буыннары белән проблемалары, кул моторикасы зәгыйфь булган социаль хезмәтләр алучы. Белгеч техник тернәкләндерү чараларын сайлады, аларны ничек кулланырга икәнен күрсәтте. Бу җайланмалар социаль хезмәтләр алучыга тәрбияче булмаган вакытта үз-үзенә хезмәт күрсәтүне җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.