«Чишмә» үзәге каршындагы Карау мәктәбе үз эшен дәвам итә

2023 елның 8 сентябре, җомга

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә план буенча социаль хезмәткәрләр белән чираттагы төркемле дәрес уздырылды.

Бу юлы тыңлаучылар белән «Өй шартларында деменция белән авыручыларны карау» темасын өйрәнделәр. Социаль хезмәткәрләргә авыруның барлыкка килү сәбәбе, аның симптомнары һәм билгеләре турында җентекләп сөйләделәр. Тыңлаучылар өй шартларында неврологик авырулар белән авыручыларны карау турында белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International