Теләче районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Әлфинә Фәхриева «Без террорчылыкка каршы!» акциясе үткәрде. Анда социаль хезмәтләр алучылар арасыннан балигъ булмаган балалар катнашты.
Белгеч балаларга террорчылык һәм экстремизм, кешелеклелек һәм толерантлык турында сөйләде. Акция вакытында профилактик буклетлар таратылды.