Арча районында өлкәннәр сәламәтлекләрен ныгыта

2023 елның 8 сентябре, җомга

Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә төрле технологияләр кулланыла. Алар гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итә.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең яраткан шөгыле – тренажер залында күнегүләр ясау. Физкультура белән шөгыльләнү тормыш сыйфатын яхшыртырга, яхшы формада калырга, нык иммунитетлы булырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International