Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова һәм тәрбияче Венера Халикова «Экстремизм – җәмгыятькә куркыныч» дигән буклетлар әзерләү һәм тарату дәресе үткәрделәр.
Педагоглар балаларга экстремизмның нәрсә икәне, аның төрләре, сәбәпләре һәм күренешләре, экстремизм күренешләре өчен җаваплылык турында сөйләделәр. Формаль булмаган яшьләр берләшмәләренә аерым игътибар бирелде.
Яшүсмерләр белән сөйләшкәндә, үз халкыңның һәм башка мәдәният вәкилләренең мәдәни кыйммәтләрен хөрмәт итәргә, түземле, толерант булырга мөһим дигән фикергә килделәр. Алынган белемнәр буклетлар ясау процессында ныгытылды. Аларны соңыннан авыл халкы арасында тараттылар.