ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» отряды активистлары, отряд кураторы Светлана Исмәгыйлова белән бергә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кызыл танып белү тасмасы тегү эшенә актив кушылдылар.

23 сентябрьдә 9:30дан 18:00гә кадәр Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Халыкара ишарәләр телләре көненә багышланган тантаналы мәдәни чара узачак. Ул Халыкара саңгыраулар атналыгы кысаларында оештырыла.

6 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Алкоголь җанны һәм ихтыярны һәлак итә» дигән чара үткәрде. Ул алкогольле эчемлекләр куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, үз-үзеңне үстерүгә, үз-үзеңне тормышка ашыру өчен уңай юллар эзләүгә юнәлдерелгән.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре үткәргән «Без Бесланны хәтерлибез» акциясе Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган иде.

6 сентябрьдә Кайбыч муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге җәмәгать контроле төбәк үзәге «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә «ТКХ видеоярдәмчесе» проектын башлап җибәрде.

Кичә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лилия Зарифуллина «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында чара уздырды. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә бию терапиясе актив кулланыла.

6 сентябрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Эльмира Ефремова «Таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темасына профилактик әңгәмә үткәрде. Чара куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Россиядә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы кысаларында К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп һәм гаилә театрлары өчен беренче профессиональ фестиваль-конкурс уздырырга планлаштыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International