21 сентябрьдә Бөтендөнья Альцгеймер авыруы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Ел саен 1 сентябрьдә бөтендөнья тематик айлыгы башлана.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бу ай кысаларында күп кенә чаралар планлаштырылган. Бу деменция белән интегүче социаль хезмәтләр алучыларның туганнары өчен стационарны алмаштыручы «Карау мәктәбе» технологиясе кысаларында индивидуаль консультацияләр үткәрү дә, деменция турында мәгълүмати листовкалар, буклетлар һәм брошюралар эшләү һәм тарату да, социаль челтәрләрдәге битләрдә видеороликлар күрсәтү дә, мәгълүмати стендлар ясау да, социаль хезмәткәрләр өчен дәресләр үткәрү дә.
Үзәккә килүчеләр өчен деменция турында брошюраларның тематик күргәзмәсе ясалган инде. Барлык материалларны да теләгән һәркем алып, үзе өйрәнә ала.