Кама Тамагы муниципаль районы "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән "Сугышсыз дөньяда ничек яхшы" дип исемләнгән тематик чара үткәрде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар өчен Минзәлә шәһәренең Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
Бүген, Бөек Җиңү көне алдыннан, “Тарихи хәтер” федераль партиясе проекты кысаларында, Тәтеш катрлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучыларын “Бердәм Россия” партиясенең Тәтеш җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ирина Вериялова, ветераннар берлеге җитәкчесе Нина Новикова белән берлектә Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.
2019 елның 7 маена республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 665 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 222 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән1 027 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 36 кешегә кимрәк.
Мамадыш интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алды.
Җиңү көне алдыннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре патриотик хисләр формалаштыру һәм каһарманлык турында күзаллау максатыннан "Мәңгелек хәтер" патриотик сәгать оештырды.
Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 9 май - Җиңү көненә багышлап “Күңелле стартлар” оештырылды.
7 майда Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мобиль офисы Әйшә авыл җирлеге башкарма комитетында булды.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр бәйрәм сувенирлары - аллы-гөлле канәфер белән бизәлгән Георгий тасмасын ясады.