Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр каһарманнарны искә алдылар

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Мамадыш интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алды.

Матур традиция буенча, шул ерак дәһшәтле сугышта һәлак булган сугышчыларның  истәлегенә  үз куллары белән матур венок ясадылар һәм Хәрби Дан һәйкәленә салдылар. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

"Ул дәһшәтле елларда яшәгән барлык кешеләр Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. Без аларның батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз",- диде чарада каднашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International