Кама Тамагы муниципаль районы "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән "Сугышсыз дөньяда ничек яхшы" дип исемләнгән тематик чара үткәрде.
Чара барышында балаларның гомуми күзаллауларын үстерү, патриотизм хисләре формалаштыру өчен "Күккә юл" дигән документаль фильм күрсәтелде. Балигъ булмаган балалар бик теләп фильм карады.
Фильмны караганнан соң, чарада катнашучыларның барысы да " Җиңү Паркы"на экскурсиягә барды, анда бөтен һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.