"Шәфкать"тә Җиңү көненә багышланган кичә

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 9 май - Җиңү көненә багышлап “Күңелле стартлар” оештырылды.

Җиңү көне Россиядә дистәләгән еллар буена иң дулкынландыргыч, күңелгә үтеп керә торган данлы дата булып кала. Бүгенге ил халкы Җиңү турындагы истәлекләрне, Җиңү көнен бәйрәм итү гореф-гадәтләрен киләчәк буынга өйрәтеп калдырырга бурычлы.

Җиңү көне бәйрәмен билгеләп үтү өчен балалар залга җыелды. Әлеге чара балаларда туган ил тарихына кызыксыну уяту, җиңүче халык батырлыгына карата дан һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар “Йөк ташу”, “Туннель буенча автомат тотып чыгу”, “Шофер солдатларны йөртә”,”Сугыш кирәк – яракларын илтү” һәм башка төрле эстафеталарда көч сынашты. Алар хәрби һөнәрләр, 9 Май бәйрәме турында белемнәрен ныгыттылар.

Залда хәрби җырлар, балалар авазы яңгырады. Барысы да үз командасы өчен җан атты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International